ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Озакка сузылган авырудан соң 87нче яшендә Россия Федерациясенең югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган табибы, Казан медицина университетының  психиатрия һәм наркология кафедрасы профессоры Давыд Моисей улы Менделевич вафат булды.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Сәламәт ир – сәламәт милләт. ТРда игълан ителгән Ирләр сәламәтлеге елы дәвам итә. Бүген ТКҮРКХ хезмәткәрләре илле ак шарны күккә җибәрделәр.

Беренче тапкыр Татарстанда җәрәхәтләнгән тез буынының хачсыман сеңер бәйләвечләрен ике бәйләмле пластикасының яңа алымы кулланылды. Операцияне Smith&Nephew компаниясе белән берлектә Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы ортопедия бүлеге табиблары үткәрделәр. Әлеге операциянең уникальлелеге тез буынының реконструктив хирургиясендә яңа технологияне – алгы хачсыман сеңер бәйләвеченең артроскопик ике бәйләмле пластикасын кулланудан гыйбарәт.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасына дәүләт-хосусый партнерлык буенча  БМО Европа икътисади комиссиясенең эшлекле советы делегациясе визиты кысаларында киңәшмә узды. Киңәшмә дәүләт-хосусый партнерлык потенциалын бәяләүне үткәрү максаты белән уздырылды.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков РФдә Һиндстан Илчелегенең вәкилләре белән очрашты. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Һиндстан арасында турыдан-туры медицина белән бәйле төрле юнәлешләрдәге тыгыз хезмәттәшлек бара. Россия-һиндстан мөнәсәбәтләре фармация, иң яңа медицина технологияләре, медицина туризмы, шулай ук кадрлар хәзерләү өлкәсендә үсеш алалар. Министр ассызыклаганча, Татарстанның сәламәтлек саклавы медицина үзәкләренең, фармацевтика кластерларының төзелеше буенча үзара хезмәттәшлеккә әзер һәм ачык. 

Шри-Ланкадан делегация Татарстанның эре клиникаларында: ТР ССМ РКХ һәм “РКДҮ” ДАССУ булып китте. Казанга килделәр: трансплантолог-хирург, университет профессоры Wijeyaratne Mandika, эндокринолог, шриланка табиблары ассоциациясе башлыгы Wijeyaratne Chandrika, Бөекбритания интернатурасында укуны тәмамлаучы Wijeyaratne Lihini, шулай ук яшь белгечләр/интерннар - Wijeyaratne Manuk, Garaeva Indira һәм Karunaratha Nathasha. Кунаклар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе И. А. Айзетуллов озатуында килделәр.

Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектын томышка ашыру кысаларында Иҗтимагый Совет булдырылды. Аны җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы Депутаты, бюджет һәм салымнар буенча ДД комитеты әгъзасы Айрат Зәки улы Фәррахов җитәкләде.

Совет составына җәмәгать эшлеклеләре, ведомстволар вәкилләре, эшмәкәрләр керделәр. Балалар республика клиник хастаханәсеннән Совет составында баш табиб Зыятдинов Айрат Илгизәр улы һәм оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары  Мостафаева Альмира Әнәс кызы булдылар. Иҗтимагый Совет тикшеренү, фәнни, проектлау, мәгълүмати һәм эшчәнлекнең башка төрләрендә булышлык күрсәтүче эксперт органы булып тора.

Казанда «Туберкулезны дәвалауның һәм диагностикалауның хәзерге заман аспектлары» дигән халыкара катнашуы белән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә 200 гә якын катнашучы – Россия Федерациясенең һәм Идел Буе Федераль округының, Беларусь Республикасының фтизиатрия буенча әйдәп баручы белгечләре, туберкулезга каршы эш өчен җаваплы табиб-фтизиатрлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практика табиблары, белгечләр, катнаштылар. 


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинетының белгечләре «Космос» һәм «Яшь төзүче» балалар сәламәтләндерү лагерьларындагы балалар янында булдылар, анда алар ни өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Табиблар эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалау, туберкулезны профилактикалау турында сүз кузгаттылар. Моннан тыш, балаларга профилактик видеороликлар күрсәттеләр һәм тәмәке тартуның зыяны, дөрес  туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмати буклетлар тараттылар.

Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре Омск өлкәсеннән килгән коллегалары белән тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Омск өлкәсе сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Дмитрий Вьюшков, №9  Клиник медицина-санитария бүлегенең баш табибы Юрий Шаповалов, №1 ашыгыч медицина ярдәменең ДКХ баш табибы Александр Мураховский, Омск ДМУ неврология кафедрасының мөдире, профессор Алексей Рождественский эш визиты белән Татарстанга килеп киттеләр. Визит барышында делегация әгъзалары Яр Чаллы шәһ. АМЯХ  Кан тамырлары үзәгенең эшен оештыру тәҗрибәсен өйрәнделәр. Кунаклар кабул итү-диагностикалау бүлеге белән таныштылар, пациентлар тарафыннан диагностик тикшеренүләрне узуларның алгоритмын һәм баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручылар өчен неврология бүлегенең эшен өйрәнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International