ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

«Үкчә шпорысын» дәвалауның яңа ысулын беренчеләрнең берсе булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы ортопедия бүлеге хирурглары-ортопедлары эшләп чыгардылар. Табан асты фасциитын дәвалауның бер портлы эндоскопик техникасы бердәнбер минималь хирургик керү юлыннан  пациентны озакка сузылган үкчә асты авыртуы синдромыннан коткарырга рөхсәт итә. Яңа алымның өстенлекләре арасында: йомшак тукымаларны минималь җәрәхәтләү, яхшы эндоскопик контроль, аяк табаны терәген һәм функциясен бик тиз төзәтү.

Паркта балкый торган кызыл умыртка баганалары белән кеше буе хәтле тугыз үтә күренмәле скульптура урнашачак. Аларның һәр хәрәкәте һәм позасы артыннан йөз мең тарих тора ― Бехтерев авыруы булган кешеләрнең тарихлары. Шушы дәваланмый торган авырудан беркем хали түгел. Төрле вакытта аның белән танылган кешеләр интеккәннәр һәм интегәләр.

Бүген Казанның иң зур сырхауханәсенә – 21нче шәһәр сырхауханәсенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының КДМУ ЮББ ФДБББУнең сәламәтлек саклавында  менеджмент кафедрасының «Сәламәтлек саклауны һәм иҗтимагый сәламәтлекне оештыру» дигән белемләрне арртыру программасы (ПП) циклын тыңлаучыларының делегациясе килеп китте. Делегация башында КДМУ доценты,  медицина фәннәре кандидаты Лилия Сәлахова булды. Кунаклар учреждениенең оештырылуы белән танышырга килделәр. Бу учреждение пациент бер бинада консультация ала, диагностик тикшерүләр һәм дәвалау үтә ала торган консультатив-диагностик үзәк принципы буенча эшли.


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген эш очрашуында Республика клиник онкология диспансерының территориясен төзекләндерү һәм комплексының функциональ туендыруы турында Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының ярдәмчесе Наталия Фишман һәм медицина учреждениесенең баш табибы Илдар Хәйруллин фикер алыштылар. Алар өч концепцияне карап тикшерделәр, аны эшләп чыгаруда КДАТУ студентлары һәм укытучылары, шулай ук «Архитектура десанты» бюросының архитекторлары катнаштылар.

Казанда Эчәклекнең ялкынсыну авыруларын диагностикалау һәм дәвалау буенча үзәкләр ачылачак, - моның турында бүген ТР Дәүләт Советында үткәрелгән социаль сәясәт буенча Федерация Советы Комитетының сәламәтлек саклавы буенча Экспертлар советының күчмә утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

2018 елның 18 апреленнән башлап 20 апреленә кадәр Казан дәүләт медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте җирлегендә «Фармация» урта һөнәри белем бирү белгечлеге буенча укучыларының  II Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасы узачак. Анда Россиянең 30 регионыннан вәкилләр катнашачак.

2018 елның 9 апреленнән башлап 15 апреленә кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8134 чакыру керде.  

Җәмәгать урыннарына 1169 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6457– төрле авыруларга туры килде, аларның 220 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 51 инфаркт.  Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 893 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 43 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 36 кеше зыян күрде, 14 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


13
апрель, 2018 ел
җомга

Республика клиник онкология диспансерында диспансерның пациентлары һәм килүчеләре өчен концертлар циклы дәвам итә. 14 апрельдә 13.30 сәгатьтә ЛДК-2 холлында Казан Консерваториясе студентлары, халыкара һәм бөтенроссия конкурсларының лауреатлары чыгыш ясаячаклар.

Бүген ел саен уза торган традицион һөнәри осталык конкурсы Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләренең иң яхшы студентларын, Түбән Кама медицина көллиятендә «Дәвалау эше» белгечлеге буенча 2018 елда  укуны тәмамлаучыларны җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International