ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастахәнәсенә Пенза өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килеп китте. Аның башында Пенза өлкәсенең сәламәтле саклау һәм социаль үсеш министры Владимир Стрючков килде.

Казанның Паркинсон авыруы белән пенсионерлары Урицкий исемендәге паркта акциядә катнаштылар һәм оештыручылар белән бергә «авыруга каршы» бию биеделәр. Табиблар сүзләре буенча, бию терапиясе авыру үсешен тоткарларга ярдәм итә.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Кабан күле янында 7нче номерлы сырхауханә табиблары скандинавия йөреше буенча күнегүләр оештырдылар. Күнегүләр бер ел инде узалар. Бүген традициягә кергән очрашуда ике дистә даими килүчедән төркем җыелды.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Медицина ярдәменең сыйфаты белән халыкның канәгать булуын арттыру Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм һәр медучреждение алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе булып тора дип белдерде журналистлар белән очрашуда Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина. Әлмәт горздравының башлыгы басым ясап әйткәнчә, районда актив рәвештә күзәтү алып барыла. «Бүген безнең уртак тырышлыгыбыз гражданинның һәм пациентның уңайлыкларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Иң мөһиме – аның теләген аңларга һәм моңа әзер булырга», – дип әйтте Вера Головина.

Бүген Иннополиста ICO Summit Kazan ачылды, анда төрле илләрдән килгән экспертлар эшмәкәрлектә, медицинада һәм хакимият органнары эшендә төрле блокчейн-технологияләр, ICO һәм криптовалюталар куллану турында фикер алышачаклар.

Мурманск өлкәсенең делегациясе Казан шәһ. «21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнә килеп китте. Кунаклар өчен шәһәрдә иң зур сырхауханәнең яңа бинасы буенча экскурсияне медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова һәм бюджеттан тыш эшчәнлек буенча баш табиб урынбасары Айдар Искәндәров үткәрделәр.

11 апрельдә 10.00дә Кабан күле янында бөтен теләүче кешеләр өчен сәламәтләндерү һәм скандинавия йөреше буенча түләүсез дәресләр узачаклар. Мастер-класс башланыр алдыннан килгәннәргә пульсны, кан басымын үлчиләр, ЭКГ эшлиләр. Мәктәп программасында –  Кабан күле буенча ДФК  инструкторы белән 3 км сузылган сәламәтләндерү йөреше. Шуннан соң табиб йөкләнешкә кадәр һәм аннан соң булган йөрәк-кан тамырлары системасы эшенең күрсәткечләрен тикшерәчәк.

Бөтенроссия «Россия доброволецы» конкурсына гаризалар кабул итү үткәрелә. Бөтенроссия «Россия доброволецы» конкурсы – Россиядә волонтерлык үсеше өлкәсендә иң яхшы ирекле (волонтерлы) практикларны, иреклеләр (волонтерлар) эшчәнлеген оештыруның инновацион формаларын ачыклауга, таратуга һәм аңа булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төп вакыйгаларның берсе.

2018 елның 11 апрелендә  15.00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта, «Мәскәү» СКҮ территориясендә (Академик Королев ур., 47) Бөтендөнья Паркинсон авыруы белән көрәш көненә багышланган акция узачак. Акция кысаларында Паркинсон авыруы вакытында дәвалау нәтиҗәлегенә ия булучы бию-терапия һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класс узачак. Килгәннәргә реабилитацияләүнең хәзерге заман алымнары турында сөйләячәкләр. Акциядә катнашучылар үз чиратында медикларга сораулар бирә алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International