2018 елның 2 апреленнән башлап 8 апреленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8513 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1045 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6806– төрле авыруларга туры килде, аларның 208 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 60 инфаркт. Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 912 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 342 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 10 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 86 тапкыр чыктылар.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы вазыйфасына Фикус Фараш кызы Мортазина билгеләнде.
Татарстанда Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән Бөтенроссия акциясе кысаларында профилактика чаралары һәм укыту семинарлары уза. Шулай, 10 апрельдә 9.40 башлап 10.30 кадәр Казан аграр университетында (икътисад факультетының актлар залы) масса-күләм иртәнге зарядка узачак. Шулай ук студентларга компьютердан булган киеренкелекне бетерү өчен күнегүләр күрсәтәчәкләр. Шулай ук бу көнне Казан автотранспорт техникумында 10 сәгатьтән башлап 14кә кадәр «Энерго-нокта» эшләячәк, анда бөтен теләүчеләр артериаль кан басымын үлчи, үпкә күләмен билгели, терапевт, дерматовенеролог, психолог, ДФК табибы һәм гигиена тәрбиясе буенча табибы консультациясен ала алачаклар.
Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, нефтеград медицина учреждениеләренең баш табиблары шәһәр һәм район мәктәпләренең укучылары белән очраштылар. Сөйләүчеләр сәламәт яшәү рәвешен, дөрес көн режимын саклау һәм физик күнегүләр белән шөгыйләнү мөһимлеге турында балаларга сөйләделәр.
Кичә перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йортында 3 малай дөньяга килде. Балалар туу Айдар һәм Алинә Шиһаповлар гаиләсендә булды. Хәзер сабыйлар табиблар күзәтүе астында яталар. Соңгы тапкыр Түбән Камада өч игезәк бала 2016 елда, шәһәр 50-яшьлек юбилеен билгеләп үткән вакытта, туган иде. Ул чакта өч игезәк бала берьюлы ике гаиләдә барлыкка килде. Ә менә игезәкләр сирәк күренеш түгел – узган елда Түбән Каманың 43 гаиләсе һәм быел 7 гаиләсе игезәкләрнең бәхетле ата-аналары булдылар.
Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.
Һәр чәршәмбе көнне сәгать 10.00дә Кабан күле янында сәламәтләндерү һәм скандинавия йөреше буенча түләүсез дәресләр үткәрелә. Мастер-класс башланыр алдыннан килгәннәргә пульсны, кан басымын үлчиләр, ЭКГ эшлиләр. Мәктәп программасында – Кабан күле буенча ДФК инструкторы белән 3 км сузылган сәламәтләндерү йөреше. Дәресләр ахырында табиб йөкләнешкә кадәр һәм аннан соң булган йөрәк-кан тамырлары системасы эшенең күрсәткечләрен тикшерә.
Бөтен ил буенча «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе башланды. Ул 2018 елның 3 апреленнән 8нә кадәр уза һәм Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган. Быел Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы белән билгеләнгән акциянең темасы – «Сәламәтлек барысы өчен».
Риваять нигезендә, Казанга бортында йогышлы авыру билгеләре белән 12 кеше булган Австралиядән самолет килү турында мәгълүмат керде. Барысы самолет бортында 62 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булды. Себер үләтенә шик белән ике кешене Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар. Тагын 66 кеше белгечләр күзәтүендә урында калдылар. Белгечләр эпидемиягә каршы чаралар уздырдылар.
ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «1нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Ратмир Равил улы Мостафаев билгеләнде.