Шәһәр үзәгендә казанлыларны сәламәтләндерү һәм скандинавия йөреше буенча дәресләргә кушылырга чакырабыз

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Һәр чәршәмбе көнне сәгать 10.00дә Кабан күле янында сәламәтләндерү һәм скандинавия йөреше буенча түләүсез дәресләр үткәрелә. Мастер-класс башланыр алдыннан килгәннәргә пульсны, кан басымын үлчиләр, ЭКГ эшлиләр. Мәктәп программасында –  Кабан күле буенча ДФК  инструкторы белән 3 км сузылган сәламәтләндерү йөреше. Дәресләр ахырында табиб йөкләнешкә кадәр һәм аннан соң булган йөрәк-кан тамырлары системасы эшенең күрсәткечләрен тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International