ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 17 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.
Сочида халыкара катнашу белән IV Бөтенроссия фәнни-гамәли «Социаль-мәгьнәле һәм аеруча куркыныч йогышлы авырулар» конференциясе узды. Ул 2 меңнән артык белгеч – йогышлы авырулар белгечләрен, эпидемиологларын, сәламәтлек саклауны оештыру буенча белгечләрен, төрле белгечлек табибларын җыйды.
Акция максаты – ирләрдә онкологик авырулар мәсьәләләренә игътибар тартырга, онкологик авыруларга мөнәсәбәт үзгәртергә. Халык тулысынча һәм авырып киткән ирләрнең аңга алулары киләчәктә үлем санын киметәчәк һәм исән калучылар санын арттырачак.
Әлмәттә пациентлар өчен мәктәп узды, анда нефть каласында торучыларга махсус «Сәламәтлек сберкнижкаларын» тараттылар. Анда әлмәтлеләр сәламәтлек күрсәткәчләрен күрсәтә һәм теге яки бу авыру буенча табибның профилактик киңәшләрен язып куя алачаклар.
21нче номерлы казан сырхауханәнең яңа бинасына «Инвалидлар тереклек эшчәнлегенең уңайлы мохитын оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсында катнашучылары килеп киттеләр. Делегацияне Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Ирина Юлий кызы Просвирякова җитәкчеләде. Ул шулай ук – Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 2011–2020 елларга «Уңайлы мохит» дигән Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру артыннан тикшерү буенча координацион советы әгъзасы.
2017 елның 30 октябреннән башлап 5 ноябренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7883 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1165 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6225– төрле авыруларга, шул санда 182 инсультка һәм 51 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 76 тапкыр чыктылар.
Гриппка каршы прививка кампаниясе чикләрендә Чистай үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре грипптан вакцинацияләүнең мөхимлеге һәм файдасы турында «Нур» мәчетендә сөйләделәр.
Баланың тормыш сыйфатын кайтаруга ярдәм итүче 300 артык белгеч – педиатрлар, неврологлар, дәвалау физик культурасы (ДФК) белгечләре, логопедлар – VI Региональ Идел буе «Педиатрик тернәкләндерү – Казан 2017» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 10 октябреннән №2540-р әмере буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты резерв фондының акчалары хисабына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына наркотикларга каршы өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү өчен 3,1 млн. сум бүлеп бирелде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 17 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.