2017 елның 30 октябреннән башлап 5 ноябренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7883 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1165 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6225– төрле авыруларга, шул санда 182 инсультка һәм 51 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 76 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 949 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 43 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 49 кеше зыян күрде. 32кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 18 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны үзгәрмәде. Бәхетсез очраклары буенча мөрәҗәгатьләр саны кимеде, авырулар очраклары буенча мөрәҗәгатьләр саны артты.
Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 1гә, ЮТҺ буенча – 3кә, янгыннар буенча – 3кә артты. Баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча 8гә кимеде. Чакырулар саны бала табулар буенча 14кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 19га кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.