2017 елның 23 октябреннән башлап 29на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7883 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1184 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6163– төрле авыруларга, шул санда 190 инсультка һәм 50 инфаркта туры килде.
Бүген Карим Тинчурин исемендәге казан паркында кан тапшыру буенча «Игелекле йөрәк көне» донор акциясе һәм «Хәрәкәт шатлыкка» дигән терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау буенча массакүләм зарядка уздылар.
«Сәламәт елмаюлар» проектының волонтерлары – Казан дәүләт медицина университетының студентлары Казан шәһ. 96нче номерлы гимназиясенә килеп киттеләр. Анда алар укучыларга тешләр төзелеше, тешләр өчен файдалы һәм зарарлы продуктлар һәм авыз куышлыгының дөрес гигиенасы турында сөйләделәр. Һәр бала теш чистарту шәхси календарен алды һәм ай узгач волонтерлар мәктәпкә киләчәкләр һәм «гүзәл елмаюлар» дәресен балалар ничек үзләштергәннәрен тикшерәчәкләр.
30 октябрьдә 15.00 сәг. Яр Чаллыда, онкологик авырулар белән кешеләргә һәм аларның туганнарына булышлык күрсәтүнең «Икенче сулыш» үзәгендә сөт бизенең яман шешен дәвалауның иң яңа технологияләренә багышланган Онкологик авырулар белән пациентлар һәм аларның туганнары өчен мәктәп узачак.
Сырхауханәнең баш табибы Айрат Зиатдинов оешманың бүлекчәләрен тәкъдим итте, сырхауханә җиһазларын күрсәтте, оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Кунакларны реабилитацион бүлекнең эше кызыксындырды. Анда пациентлар махсус җиһазлар белән бассейнда гидрореабилитацияне алалар, шулай ук механотерапия һәм дәвалау физкультура залларында шөгыльләнәләр.
30 октябрьдә 14.00 сәг. 1нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗатының шәһәр сараенда Яр Чаллы шәһ. педиатрия хезмәтенең юбилеена багышланган тантаналы чара булачак. Ул балалар сырхауханәсенең (элек 1нче номерлы сырхауханә) 45-еллыгына һәм балалар хастаханәсенең (элек 2нче номерлы БШХ) 35-еллыгына багышланды.Автоградның педиатрия хезмәтенең формалашуы нәкъ беренче балалар сырхауханәсе ачылуыннан башланды.
Халыклар дуслыгының Россия университеты медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү факультетының хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире, м.ф.д. профессор Валерий Егиев һәм шәхси мәскәү клиникаларыннан берсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары, м.ф.к. Владислав Давыдов пациентларны дәвалауда тәҗрибә уртаклаштылар һәм төрле этиологиянең бүсере пластикасы һәм симерүне дәвалау алымы булучы аш казанын кисеп алу буенча мастер-класс үткәрделәр.
Яңа фельдшер-акушерлык пункы бүген Тукай районы Малтабар авылында ачылды. Фельдшер-акушерлык пункы әле 1933 елда төзелгән Малтабар ФАПның искергән бинасы урынына куелды. Яңа ФАП сыйфатлы беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен бөтен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.
Балык Бистәсе районында торучы өлкән халык өчен акция чикләрендә зарядка, артериаль кан басымын, канда шикәр дәрәҗәсен һәм грипптан вакциналаштыруны уздырдылар.
Кунакларга Ирләр сәламәтлеге үзәгенең, хатын-кызлар консультациясенең реабилитацион бүлегенең югары технологияле җиһазландыруларын, шулай ук сырхауханә җирлегендә республика клиник онкология диспансерының филиалын күрсәттеләр.