Казан медицина оешмаларының җитәкчеләре 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасына килеп киттеләр

2017 елның 27 октябре, җомга

Сырхауханәнең баш табибы Айрат Зиатдинов оешманың бүлекчәләрен тәкъдим итте, сырхауханә җиһазларын күрсәтте, оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Кунакларны реабилитацион бүлекнең эше кызыксындырды. Анда пациентлар махсус җиһазлар белән бассейнда гидрореабилитацияне алалар, шулай ук механотерапия һәм дәвалау физкультура залларында шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International