Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә авырулар һәм бәхетсез очраклар буенча мөрәҗәгатьлар саны кимеде

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

2017 елның 23 октябреннән башлап 29на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7883 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1184 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6163– төрле авыруларга, шул санда 190 инсультка һәм 50 инфаркта туры килде.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 962 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 40 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде. 26 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 15 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 90 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны 91гә кимеде (авырулар һәм бәхетсез очраклары исәбенә).  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 125кә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 15кә, янгыннар буенча –  3кә кимеде.

 Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 2гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 21гә  артты. Шулай ук чакырулар саны бала табулар буенча 20гә артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International