ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «Апаст үзәк район хастаханәсе» ДАССО баш табибы вазыйфасына Алмаз Альфрид улы Аллиуллин билгеләнде.

2017 елның 5 июленнән башлап 14нә кадәр Бөтенроссия ВИЧка тестлау көне чикләрендә, Бөтенроссия гаилә, мөхәббәт һәм тугрылык көненә  туры китерелгән түләүсез аноним рәвештә ВИЧка тестлау буенча ункөнлек узачак. 14 июльгә кадәр ТР ССМ Реепублика СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү буенча үзәгендә (Казан, Вишневский ур., 2А) һәр теләүче кеше ВИЧка тестлауны түләүсез аноним рәвештә уза ала. Үзеңнең ВИЧ-статусыңны дүшәмбедән башлап җомга көненә кадәр 8 сәг. башлап 18 сәг. кадәр һәм шимбә көнне 9 сәг. башлап 14кә кадәр белергә мөмкин. Якшәмбе – ял көне. Түләүсез тестлау шулай ук Яр Чаллыда һәм Әлмәттә үткәрелә.

Балалар республика клиник хастаханәсенә балалар төрле җәрәхәтләр белән керәләр, аларның күбесе олыларның игътибарсызлык аркасында алынган. Аерым риск зонасы – өч яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр. Беренчеләр өчен көнкүреш травмалары – егылулар һәм пешүләр, икенчеләрен травмалар урамда көтә. Әйтик, велосипедта бару вакытында.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыкның бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Төркиядән делегация эш визиты белән килеп китте.Хастаханәгә бару Авторградта шушы көннәрдә үтүче Татарстан-Төркия эш форумын уздыру чикләрендә узды.

Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларда кан тамырлары патологиясен эндоваскуляр давлау буенча мастер-класс узды. БРКХ пациентына – ми артериясенең аневризмасы белән балага ярдәм кирәклеге Татарстанның һәм Россиянең рентген хирургик алымнары һәм нейрохирургия өлкәсендә әйдәүче экспертлар көчләрен берләштерде.

Бүген Түбән Камада  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү буенча Республика үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин  һәм Республика үзәгенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова Түбән Каманың йогышлы авырулар хезмәтенең эше һәм аның үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Казанда узган Конфедерацияләр кубогы матчларын медицина тәэмин итүдә катнашкан медицина оешмаларын һәм дәвалау-профилактика оешмаларының хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Түбәнге Новгород шәһәрдәге Россиянең Федераль медик-биологик агентлыгының  Идел буе округы медицина үзәге һәм Белгород шәһәренең 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе белгечләренең делегацияләре килеп киттеләр.                                                                                                                                                                                                                                                                                           

2017 елның 6 июле хәленә республика хастаханәләрендә Зәйдә ЮТҺдә  зыян күргән 8 кеше урнашкан, алар арасында 1 кеше –  тотрыклы авыр хәлдә, 3 кеше – уртача авыр хәлдә һәм 2 кеше –кәнәгатләнерлек хәлдә. Алар Республика клиник хастаханәсендә, «Татнефть»  ПАҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә һәм Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалау узалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International