ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанга визит чикләрендә 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә  Саха Республикасы (Якутия)  Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе килеп китте.

Яр Чаллыда йомгаклау медицина советы булды, анда Яр Чаллы оешмаларының эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Магдеев, Шәһәр советының депутатлары, Башкарма комитеты идарәләренең һәм бүлекләренең җитәкчеләре, медицина иминияте компанияләренең вәкилләре, коммерция медицина оешмаларының вәкилләре, профсоюз комитетларының рәисләре, дәүләт дәвалау оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.

Түбән Кама медоешмаларының  хезмәткәрләре арасында боз астында балык тоту буенча ярышлар Түбән Камада узды. Бозга иң эре тотым артыннан районның төрле медоешмаларыннан 10 команда чыкты.                                                                       

Казан дәүләт медицина академиясендә «Казаның ашыгыч медицина ярдәме табибларының мәктәбе» дигән өзлексез һөнәри белем бирү Республика проектының чикләрендә  Россия Көньяк регионының 5нче фәнни-гамәли конференциясенең онлайн «Ашыгыч медицина ярдәме практикасына инновацион технологияләрне кертүнең көнүзәк мәсьәләләре» семинары халыкара катнашуы белән узды.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

«Һәр кешенең тормышы дөньякүләм класслы медицинага лаеклы» –  шундый девиз астында бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Түбән Кама районының башлыгы Айдар Метшин, хастаханәләр һәм сырхауханәләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашулары белән  Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмаларының йомгаклау медицина советы узды.

Бүген Иннополиста Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы консультатив сырхауханәсенә Лаеш районының администрациясе башлыгының урынбасары Илгизә Тимиршина башлыгында Татарстан Республикасының Лаеш районы авыл бистәләренең башлыклары  килеп китте.

Бүген Республика клиник хастаханәсенә Саха Республикасы (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе килеп китте. Делегация составында РС Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкчеләре һәм ведомствоның үзәк район хастаханәләренең баш табиблары килделәр. Җитәкчеләр Казанга  «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау» дигән 17нче Халыкара симпозиумында һәм 18нче Халыкара махсуслаштырылган «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» күргәзмәсендә катнашу өчен, шулай ук энергосервис контрактларын кертү һәм гамәлгә ашыру буенча һәм энергия саклау буенча гамәлгә ашырылган пректлар буенча тәҗрибә белән алмашу максатында килделәр.

Бүген 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе стационарының офтальмология бүлеге җирлегендә югары категорияле офтальмолог, офтальмохирург Айдар Гатауллинның күчмә консультациясе узды.

17 мартта Балалар республика клиник хастаханәсендә «Кардиологиянең катлаулы мәсьәләләре» дигән  Казан педиатрия мәктәбе сәламәтлек саклау белгечләре өчен узачак. Мәктәп эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдмен һәм бала тудыруга ярдәм хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы Елена Игнашина катнашачак. Ул балаларда йөрәк үсешенең тумыштан килгән аномалияләрен ачыклау тактикасы турында сөйлиячәк.

Казанда наркомания ны профилактикалау һәм аның белән көрәшү мәсьәләләре буенча ведомствоара кайнар элемтә уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International