Конференциядә бронхиаль астма, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы, идиопатик үпкә фиброзы, пневмония, грипп, вакцинопрофилактикасы һәми үпкәнең инвазив булмаган вентиляциясе буенча соңгы федераль рекомендацияләр турында фикер алыштылар.
Норлат шәһәренең мәдәният сараенда киңәйтелгән медицина советы узды. Анда 2016 ел эчендә Норлат районы сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга приоритетлы бурычлар билгеләделәр. Медицина советында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Норлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Норлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Әлфия Галәутдинова катнаштылар.
Әлмәт районы башлыгы Казан дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашты. Очрашуда катнаштылар: университет ректоры Алексей Созинов, ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина, перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы Лидия Исмәгыйлова.
Чистайда акушерлыкның һәм гинекологиянең көнүзәк мәсьәләләре буенча республика фәнни-гамәли конференциясе булды.
Киңәшмәдә Идел буе федераль округында онкологик ярдәмнең хәле, милли онкологик программалар, онкологик пациентларны дару терапиясе белән тәэмин итүдә инновацион алымнар, халыкка онкологик ярдәмне камилләштерү һ.б. турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда Бөтенроссия «Лыжня России-2017» дигән күп кеше катнашкан чаңгыда узышу үтте. Юдино поселогында урнашкан «Локомотив» стадионы үзәк мәйданчык булды. Анда 3000 якын кеше җыелды.
Бүген «Сәламәтлек» дигән XIII Спартакиада чикләрендә Әлмәт районының сәламәтлек саклау оешмалары арасында атыш буенча ярышлар узды. Ярышларда 11 оешмадан 20 артык медицина хезмәткәре катнашты.
Үзган елда Түбән Камада торучы 123 кешегә колоректаль рак диагнозын куйдылар. Бүген моның турында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин белдерде. Ул Түбән Кама районы онкология хезмәте эшенең йомгакларын ясады. Исегезгә төшерик, 2016 ел онкологик авырулар белән көрәшүнең химаясендә узды.
Чирмешән үзәк район хастаханәсендә медицина советы булды. Анда 2016 ел эчендә Чирмешән районы сәламәтлек саклау тармагы эшенең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләделәр.
Бүген Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисенең урынбасары Юрий Камалтыновның катнашуы белән Яңа Чишмә районы Советының йомгаклау сессиясе булды. 2016 ел эчендә Яңа Чишмә муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенең йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы В.М.Козлов сөйләде. Утырышта районда сәламәтлек саклау үсешенең мәсьәләләренә дә кагып үттеләр. Татарстан Республикасы буенча кеше хокуклары буенча вәкил С.Х.Сабурская Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе коллективын «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге» уникаль проектын гамәлгә ашыруда катнашу өчен рәхмәт хаты белән бүләкләде.