Медицина оешмаларының төп мәсьәләләре – хезмәт күрсәтүнең түбән сыйфатына шикаятьләр, персоналның тупас мөгамәләләре, үз вакытында булмаган хезмәт күрсәтү. Бу дәгъвалар, кайвакыт, дәлилләнмәгән була, һәм медицина хезмәткәре бу хәлдән ничек һөнәри чыгарга белергә тиеш – пациент теләкләрен канәгатьләндереп һәм медицина оешманың репутациясенә зыян китермичә, конфликтны хәл кылырга.
Киңәшмәдә «Русфонд» белән озак сроклы проектлар буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шул санда паллиатив ярдәмне өйдә күрсәтүдә мохтаҗ булган балаларга медик-социаль ярдәм күрсәтү.
Татарстанда эпидсезон башыннан көчле респиратор вируслы йогышларның (КРВЙ) урта һәм авыр формалары белән 8422 кеше (6057 бала һәм 2365 өлкән кеше) хастаханәләргә урнаштырылды. Моның турында бүген ТР Министрлар кабинетында Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр итте.
Бүген Беларусь Сәламәт саклау министрлыгы делегациясе эш сәфәре чикләрендә Республика клиник хастаханәсенә һәм Казан шәһ.7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә – Ашыгыч медицина үзәгенә килеп китте.
Кама балалар медицина үзәгендә узган елның йомгаклары буенча отчет җыелышы булды. Чарада ТР ССМ дәвалау һәм профилактика идарәсе балаларга медицина ярдәмен оештыру һәм бала тудырырга ярдәм итү хезмәте бүлегенең башлыгы Елена Игнашина, МЗ РТ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шавалиев катнаштылар.
Яр Чаллыда грипп белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Узган атнаның йомгаклары буенча, 23 гыйнвардан башлап 29на кадәр медицина ярдәме өчен КРВЙ һәм грипп билгеләре белән 4521авырып китүче кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 14 яшькә кадәр балалар арасында 3306 очрак теркәлде. Шул ук чор эчендә грипп лабораториядә 13 кешедә расланды, аларның 10сы – балалар. 4нче атнада КРВЙ һәм грипп белән авыручылар санының күрсәткече эпидбусагадан 22% түбәнрәк.
Бүген Казанның 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе, яшьләргә дус «Отражение» клиникасы КФУ медик-профилактик эшне һәм психологик ярдәм оештыру бүлеге белән бергә студентлар өчен «Кеше организмында витаминнар һәм микроэлементлар роле» темасына укулар уздырдылар. Табиб-эндокринолог Л.А. Әхмәтшина майда эрүчән витаминнар, атап әйткәндә, «Д» витамины турында сөйләде. Шундый витаминнар категорияләрен куллану буенча һәм аларны иң яхшы үзләштерү өчен тиешле азыкларны дөрес ашау буенча киңәшләр бирелде.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә паллиатив ярдәм күрсәтү темасына семинар узды. Табиблар алдында медицина фәннәре докторы, КДМАнең онкология, радиология и паллиатив медицина кафедрасы доценты, ТР онкологлары Фәнни җәмгыятенең сәркәтибе РТ Зинаида Афанасьева чыгыш ясады. Билгеләргә кирәк, шушы елда оешмада паллиатив ярдәм кабинетын ачырга планлаштырылган.
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә «Дуслык травмпункты» проектын тәкъдим иттеләр. Проектны гамәлгә ашыру белән таныштылар: ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР Дәүләт советының депутаты Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм ТР ССМ Яр Чаллы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Олег Сабаев.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең вәкилләре белән очрашуы булды.