Алексеевск район үзәк хастаханәсе сырхауханәсенә капиталь ремонт тәмамланып килә. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча үткәрелде.
Яһүдләрнең «Хэсэд Моше» үзәге мәхәлләләре өчен йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауга һәм сәламәт яшәүне формалаштыруга багышланган онлайн-лекцияләр циклы старт алды. Лекцияләр циклы Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган.
Белгеч кан басымын көнгә ике тапкыр - иртән һәм кич белән үлчәргә киңәш итә. Сәламәт кеше өчен кан басымының 140/90 га кадәр нормаль санала, оптималь санала 120/80. Пульс ешлыгы 60-80 удар минутына. Аннан югарырагы - гипертония.
ТР ветераннар берлегендә психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган лекция булды.
Медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Хезмәт герое, Халык фронтының Үзәк штабы рәистәше Леонид Рошаль халык фронты белән берлектә медиклар өчен бронежилетлар сатып алуга акча җыя.
Медсанчасть сәламәтлек пунктлары һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары, гомуми практика табиблары, неврологлар инсультны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча белгечләрнең лекцияләрен тыңладылар.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары һәм Казан ДМУ волонтерлары предприятие хезмәткәрләренә кан басымын үлчәделәр, алар өчен шәхси консультацияләр үткәрделәр
Шәһәр халкына бу мәкерле авыруны профилактикалау буенча 100 дән артык листовка тараттылар. Инсульт булган кешегә ничек ашыгыч ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә Казан медицина оешмаларында профилактика эшен оештыручылар өчен традицион методик семинар узды. Бу юлы медицина хезмәткәрләренә инсульт һәм аны профилактикалау, шулай ук глаукоманы профилактикалау турында сөйләделәр.
Күчмә чара кысаларында РФ ССМ А.Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе ММТҮ ФДБУ вәкилләре Казан шәһәренең 20нче Шәһәр сырхауханәсенә визит ясады.