Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә эндомассаж һәм магнит кыры кулланып физиотерапия профильле аппарат ярдәмендә процедуралар үткәрелә. Инновацияле аппарат периферия кан әйләнеше бозылганда нәтиҗәле булып тора.
2022 елның 1 гыйнварыннан РФда медицина оешмаларының аерым бүлекчәләренең фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү буенча үзгәрешләр үз көченә керде. Даруханәләре булмаган авыл торак пунктларында ФАПларда, амбулаторияләрдә, табиблык практикасы үзәкләрендә медицина хезмәткәрләре даруларны сата һәм халыкка ташламалы препаратлар җибәрә алачак.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин COVID-19га кабат вакцинация ясады.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанның Республика клиник хастаханәсе белгечләре 200гә якын травматология операциясен уздырдылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләрне рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматлары буенча узган елда медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 480 гариза, фармацевтика эшчәнлеген башкаруга 260тан артык гариза, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше буенча эшчәнлекне лицензияләү буенча 14 гариза каралды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа фильм тәкъдим итә. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең корреспонденты, сценарист, режиссер Станислав Назаров үзенең фикердәшләре белән бергә ковид турында документаль фильмын төшерде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион сөйкемлелеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә.
Билгеле булганча, яңа коронавирус йогышы кеше органнарының барлык системаларына йогынты ясый (аеруча еш кына йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары ягыннан үзгәрешләр теркәлә). Сулыш, йөрәк һәм кан тамырлары органнары эшчәнлеген контрольдә тотуга юнәлдерелгән тикшеренүләр киңәйтелгән диспансерлаштыруның программасына кертеләчәк. Тирәнтен диспансерлаштыру максаты - яңа коронавирус йогышын кичергән затларда органнар һәм системалар эшендә өзлегүләр үсешен булдырмау максатларында үзгәрешләрне ачыклау.
2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» максатчан программасын тормышка ашыру дәвам итәчәк.
«Мамадыш РҮХ» ДАССУ табиблар бригадасы йөкле пациентның һәм аның сабыйның гомерен саклап калды.