ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

19 гыйнварда патологоанатом көне билгеләп үтелә. Табиб-патологоанатом эше без уйларга күнеккәнгә караганда күпкә катлаулырак һәм төрлерәк. Әлеге белгечләр, әлбәттә, моргларда үлгәннән соң тикшеренү белән шөгыльләнәләр, аларның төп бурычы - авыруларның микроскопик диагностикасын үткәрү.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматлары буенча 2021 елда 470 гариза каралды, шуларның 148е лицензия бирү буенча, 322 се яңадан рәсмиләштерү буенча; 148 лицензия алырга теләүчеләргә бирелде, 322 лицензия яңадан рәсмиләштерелде).


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең 1нче сырхауханәсенең табиб-терапевты Юлия Долганова берничә ел дәвамында Хач ману бәйрәменә бозлы бәкедә массакүләм коенуларда катнаша. Мондый чарада беренче тапкыр үзен сынарга теләгән кешегә киңәшләр бирә.

2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Перинаталь үзәк белән Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсендә балалар поликлиникасының беренче баш табибы Людмила Андреева истәлегенә  Перинаталь үзәк белән белән Балалар шәһәр хастаханәсенең 1нче сырхауханәдә мемориаль такта куелды.


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бозлы суда коену алдан әзерлексез йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм сидек системалары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук астма, шикәр диабеты һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (остехондрозлар, артритлар һ.б.) белән интегүчеләр өчен куркыныч.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Яр Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгенә килеп китте.

«Югары Ослан РҮХ» ДАССУ ике яңа белгече 2021 елда «Земский фельдшер» программасының катнашучылары булды. Һәрберсе 750 мең сум акча алды. Дәүләттән бер тапкыр бирелә торган акча авыл җирлегенә эшкә күчүчеләргә түләнә.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

"Чистай РҮХ" ДАССУ сырхауханәсенең хезмәткәрләре чаңгы ярышлары буенча "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруда катнашты. Табиблар һәм шәфкать туташлары бирелгән нормативларны тапшырды.

Бүген бөтен дөньяда кесарь кисеме көне билгеләп үтелә. 1794 елның 14 гыйнварында Америкада доктор Беннетт беренче тапкыр үзенең хатынына кесарь кисеме ясый. XVIII гасыр азагында анестезия дә, йогышсызландыру да булмаган. Хатын һәм аның баласы исән кала. Бу беренче уңышлы кесарь кисеме була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International