Мамадыш хастаханәсе табиб анестезиолог-реаниматолог Елена Новоселова үз һәнәре турында сөйләде

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Елена Новоселова - «Мамадыш РҮХ» ДАССУ реанимация һәм анестезиология бүлеге мөдире, табиб-анестезиолог-реаниматологы.

- Елена Николаевна, анестезиолог-реаниматолог һөнәрен сайлавыгыз турында сөйләп узыгызчы?

- Әти-әнием бик тырыш кешеләр. Әти тикшерүче булды, күп вакыты эштә үтә иде, ә әни Пермь краенда үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенең шәфкать туташы булып эшләде. Әни мине еш кына үзе белән эшкә алырга мәҗбүр булды. Мин табибларның, шәфкать туташларының эшләүләрен күреп үстем, 7 яшемдә операция бүлмәсенә эләктем, нәкъ менә шул вакытта хирург булу хыялы туды. Үсеп, медицина институтына укырга кердем, институтны тәмамлаганнан соң 9 ел хирург булып эшләдем. Безнең тармакта анестезиологлар-реаниматологлар һәрвакыт җитми, шуңа күрә хирургия бүлегендә эш барышында анестезиология һәм реаниматологиянең белгечлеген үзләштерергә кирәклеген аңладым.

Мин Мамадыш хастаханәсенә эшкә килдем, монда анестезиолог-реаниматологлар җитмәү сәбәпле, шунда ук Казанга укырга киттем. Шуннан соң инде 20 елдан артык анестезиолог-реаниматолог булып эшлим. Бу кызыклы, экстремаль хәлләрдә тиз карарлар кабул итүне, төгәллекне таләп итә торган һөнәр.

- Сез еш кына гадәттән тыш очраклар белән эшләргә туры килә. Анестезиолог-реаниматолог эшендә могҗизага урын бармы?

- Кайчагында могҗиза була,  берничә секундта карар кабул итәргә туры килгән очраклар да була, әмма вакытында дөрес күрсәтелгән ярдәм могҗизага өметне арттыра. Минем тәҗрибәмдә берничә "могҗизалы" очрак бар, әмма шулай ук көтелмәгән күңелсез хәлләргә дә урын бар. Бу көтелмәгән хәлләрне киметү өчен, операция алдыннан тикшерү узарга кирәк: диспансерлаштыру, ел саен медицина тикшерүләрен узу бик мөһим. Бу белешмәләр тикшерү өчен вакыт булмаган гадәттән тыш очракларда табибка пациентка дөрес ярдәм күрсәтү өчен ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International