Коронавирус инфекциясе белән авырган 75 яшьлек чаллы кешесе COVID-19 куркыныч түгел дип уйлаганда, бик нык ялгышкан, дип саный. Рәфыйк Хәсәншин вирусның мәкерлелеген бәяләп бетермәгәнлеген һәм шул сәбәпле табибларның вакцинация үтәргә чакыруына җавап бирмәгәнлеген әйтте.
Республика иҗтимагый сәламәтлек үзәге белгечләре кышкы салкын һава торышында баш киемсез башка урамда булу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип искәртә.
Балалар Республика клиник хастаханәсе базасында журналистлар катнашында Covid-19дан балаларны вакцинацияләү темасына матбугат очрашуы узды.
Түбән Кама шәһәре үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 1нче номерлы сырхауханәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы акчасына цифрлы рентген-аппарат файдалануга тапшырылды.
Республиканың Ютазы районы торак пунктларында өлкән халыкны диспансерлаштыру башланды. Аз мобильле пациентлар өйдә карала.
Җәмгыятьтә табиб — патологоанатом мәетләрне препаратлау белән шөгыльләнә дигән фикер яшәп килә. Бу алай түгел. Клиник морфологның, бу белгечлекне хәзер шулай атарга кабул ителгән, 90% ы пациентлары - ул тере кешеләр. Морфологның бурычы - биопсияле материал нигезендә пациентларга диагноз кую. Онкологик авыруларның күбесен биопсия тикшеренүе нигезендә ачыкларга мөмкин.
Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең профсоюз оешмасының 2021 елдагы эшенә йомгак ясалды.
Кышкы чорда балаларның сөякләре сыну һәм имгәнүләр саны шактый арта. Шуңа күрә баланы имгәнүләрдән котылырга мөмкинлек бирүче үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә өлкәннәрнең җаваплылыгы арта.
Пластик хирургия буенча халыкара конгресс вакытында үткәрелгән яшь галимнәр конкурсында Республика клиник хастаханәсенең травматолог-ортопеды Тимур Даутов икенче булды.
Яңа составта Түбән Кама сәламәтлек саклау каршындагы Яшь белгечләр советы үз эшен башлап җибәрде, ул медицина берләшмәсен тагын да ныгытырга һәм безнең шәһәргә Россиянең эре шәһәрләреннән табибларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.