Татастан Республикасында 2022 елда беренче бала мәскәү вакыты белән 00.01 сәгатьтә туган. ТР ССМ Казан шәһәре медицина университеты клиникасында (баш табиб-О.А. Бирчук)2900 г авырлыктагы кыз туа. Сабыйның әни-әтиләре Яшел Үзән район үзәк хастаханәдә эшли. Кызның әнисе-табиб-эпидемиолог, әтисе - анестезиолог-реаниматолог.
Яңа ел төнендә һәм бәйрәмнәрендә эш урынында булган барлык медикларны аерым рәхмәт әйтте министр.
Республика клиник наркология диспансеры «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының лауреаты булды. Психоактив матдәләрдән бәйлелекне дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа стратегиясе "Халык өчен хезмәтләр" номинациясендә билгеләнде.
«Татар-информ» матбугат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Республиканың әйдәүче табиблары Яңа ел каникулларында иминлек чаралары турында сөйләде.
Яңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Александр Попов бала йортында тәрбияләнүче сабыйлар янына килде. Бу бердән дүрт яшькә кадәрге балалар.
Балаларны баш табиб белән бергә Кыш бабай да котлады.
Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә медицина учреждениесендә дәваланучы балалар өчен «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узды.
Чистай районының Татар Ялтаны авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу авыл халкы өчен яңа ел алдыннан чын бүләк.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Нурлат районының Иске Чаллыда табиблык амбулаториясе ачылды. Ул «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелде.