«Балык Бистәсе ҮРХ» ДАССУ җирлегендә «Сәламәтлек мәктәбен үткәрү буенча эшне оештыру» темасына төрле авырулар белән пациентлар өчен конференция узды.
Илкүләм сыйфат институты экспертлары ике көнлек аудиттан соң “АМЯХ аккредитацияне уңышлы узды” дигән карарга килделәр.
Россиянең яшь вокалисты, «Голос. Дети» дигән популяр музыкаль телевизион шоуның өченче сезоны җиңүчесе һәм күп санлы яшүсмерләр музыкаль конкурслары лауреаты Данил Плужников Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте.
«Мөнәсәбәте булу» дигән Илкүләм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү фонды Президент грантлары фонды ярдәме белән 2016 елдан башлап «ГТО чикләрсез – инклюзив спорт хәрәкәте» дигән инвалидлыгы булган кешеләр өчен физик культураны үстерү буенча Бөтенроссия проектын гамәлгә ашыра , аның чаралары Россиянең 7 регионында узды һәм анда 1500дән артык кеше катнашты.
Күпләр артык килограммнар турында борчыла, төрле диеталар турында фикер алыша, ябыгырга хыяллана. Хәзерге җәмгыятьтә бу проблема артык зурайтылган түгелме?
Республика кан үзәгендә «Волонтер табиблар» белән берлектә оештырылган «#МинҖаваплыДонор» акциясе узды, ул донорлар арасында җаваплылык һәм даимилек идеяләрен таратуга, донорлык турында белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Бүген анестезиолог-реаниматологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең көннәрдә иң катлаулы оператив тыкшынулар булганда медицина ярдәме анестезия белән үткәрелә һәм пациентлар авыртуны сизмиләр, шуңа күрә без әлеге белгечлек кешеләренең хезмәтенә рәхмәтлебез. Бу бәйрәмне үткәрү датасын Мортан тарафыннан уздырылган беренче уңышлы анестезия үткәрү хөрмәтенә сайладылар.
Чистай ҮРХдә Халыкара өлкәннәр көненә туры китерелгән Сәламәтлек саклау ветераннары советының әгъзалары белән очрашу булды.
Ел башыннан бирле онкологияне Түбән Каманың 65 хатын-кызында тапканнар. 43 хатын-кызда яман шеш 1 һәм 2 стадиядә ачыкланган. Табиблар билгеләп үткәнчә, яман шеш 1 стадиядә ачыкланган 95% очракта тулысынча терелү күзәтелә.
Зәйдә 12-13 октябрьдә «Наше время – Безнең заман» дип исемләнгән VII республика эшче яшьләр иҗатының ачык телевизион фестивале узды. Фестиваль үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашыручы дәүләт социаль-әһәмиятле проект булып тора. 2019 елда ул Эшче һөнәрләр елына багышланган.