«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәш» региональ проекты кысаларында Республика клиник онкология диспансерына «Ренекс» дип аталган рентгенография өчен палаталар буенча күчмә ике аппарат бирелде.
18 октябрьдә «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта «Казан маммология форумы-2019» узачак.
Татарстанда беренче тапкыр «Тромбоз мәктәбе» дигән кискен веноз тромбозны дәвалау, диагностикалау һәм профилактикалау буенча фәнни-белем бирү проекты узды.
1993 елдан башлап БССО тарафыннан октябрь ае Бөтендөнья күкрәкнең яман шешенә каршы көрәш ае дип игълан ителгән. Моннан тыш, ел саен 15 октябрьдә дөньяның 44 илендә Бөтендөнья сөт бизенең яман шешенә каршы көрәш көне үткәрелә.
Волонтер-табиблар буыннарның дегенератив авыруларын профилактикалау буенча «Буыннарның сәламәтлеге ышанычлы кулларда» дигән зур фестиваль уздырдылар. Казанда фестиваль кысаларында скандинавия йөреше техникасына өйрәтү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау турында лекция узды.
Түбән Кама медицина көллиятенең студентлары «ТКҮРКХ» ДАССУнең 2нче номерлы сырхауханәсендә экскурсиядә булдылар.
Республика клиник офтальмология хастаханәсе һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Гомумроссия инвалидларның иҗтимагый оешмасының Татар региональ оешмасы социаль партнерлык турында килешү төзеделәр.
Бу елның җәендә флюорография узу вакытында пациентның алгы күкрәк читлеге урталыгында – алдан күкрәк белән, арттан умыртка сөяге белән чикләнгән күкрәк куышлыгының бер өлешендә урнашкан шеш барлыкка килүе ачыкланды.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) кеше сәламәтлеге торышы өчен җавап бирүче 4 факторны билгеләде.
«Aptus Heli-FX теркәүнең эндоваскуляр системасын куллану белән аортаны эндопротезлау» инновацион югары технологияле операциясе Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең Ашыгыч медицина үзәгенең кан тамырлары хирургиясе бүлегендә уздырылды. Татарстан клиникасында әлеге операцион тыкшынуны Идел буе федераль округында беренче булып уздырдылар.