Бүген күп кенә ата-аналар балаларының еш авырулары проблемасы белән очрашалар. Бигрәк тә балалар салкын тию, кискен респиратор вирус йогышларына дучар ителәләр. Бу нәрсә белән бәйле һәм баланың иммунитетын ничек ныгытырга – бу һәм башка сорауларга Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе педиатры Хәйретдинова Зөлфия Доновна җавап бирәчәк.
Казан дәүләт медицина университеты студентлары Әлмәтнең дәвалау-профилактика учреждениеләренә килеп киттеләр.
24нче халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсенең мәйданчыгында «Медицина реабилитациясенең инновацион алымнары» конференциясе бөтен Россиядән сәламәтлек саклау экспертларын җыйды.
11 октябрьдән башлап 20 октябрьгә кадәр Татарстанда Бөтендөнья остеопорозны профилактикалау көненә – 20 октябрьгә багышланган «Остеопорозны профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза.
Республика клиник офтальмология хастаханәсендә «Яшь ягыннан макуляр дегенерация (ЯМД). Көн яктырак һәм озынрак булырга тиеш!» дигән күзнең челтәр катлавы авырулары турында пациент мәктәбе узды.
16 октябрьдә Татарстан Республикасында «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Республика кан үзәге «#МинҖаваплыДонор» донор акциясен уздырачак.
Узган атнада Түбән Кама шәһәре Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 600 мөрәҗәгать теркәлде. Сырхауханәгә КРВЙ диагнозы белән 420 пациент мөрәҗәгать итте. Йогышлы авырулар бүлегенә - 69 кеше, шуларның 37 хастаханәгә салынган.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7807 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1281 тапкыр.
7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә «Коронар интервенцияләрне оптимизацияләү юлы буларак, кан тамырлары эчендәге тикшеренүләр» дигән мастер-класс узды.
«МНО көне» дигән масштаблы бөтенроссия социаль акциясе кысаларында канның оешучанлыгына түләүсез тикшерү узарга (МНО) һәм белгеч консультациясен алырга мөмкин булачак.