ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре гриппка каршы вакциналауны уздылар. Процедура алдыннан аларга кан басымын һәм тән температурасын үлчәделәр. Прививканы «Совигрипп» вакцинасы белән үткәрделәр.

IT паркта «Сакчыл җитештерү менеджменты системасы. СМС (сыйфат менеджменты системалары) һәм СҖМС (Сакчыл җитештерү менеджменты системалары) сәламәтлек саклауда интеграцияләү».


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Крылья Советов» паркында Аеклык көне уңаеннан шәһәр бәйрәм концерты узды.

«Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты чикләрендә 2019 ел башыннан КБМҮнә 13 табиб-белгечне җәлеп итүгә ирешелде. Мәсәлән, КБМҮнең медперсоналы сафларын ел башыннан бирле участок табиблары-педиатрлары, балалар хирурглары, табиб-офтальмолог, табиб-бит хирургы, табиб-акушер-гинеколог тулыландырдылар. Шул исәптән КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшинның һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Светлана Холина белән бергә очрашуга барулары аркасында Башкорт дәүләт медицина университетыннан ике участок табибын-педиатрын һәм Казан дәүләт медицина университетыннан бер укуны бетерүчене җәлеп итүгә ирешелде.

Кискен һәм хроник риносинуситлар: педиатр һәм отоларинголог позициясе. Нинди яңалык медицина өлкәсендә, нинди әйберләр эшләргә кирәкми, һәм ниндиләр искергән булып санала? «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ медиклары өчен биш көнлек укыту циклының беренче көнен Казан медицина академиясенең оториноларингология кафедрасының профессоры Сергей Мосихин ачты.

ТР көньяк-көнчыгышының шәфкать туташлары өчен медицина оешмасы шартларында пациентка куркынычсызлык мохит оештыру мәсьәләләре буенча семинар «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медик-санитар частендә узды. Очрашу кунакларын Әлмәт шәһәренең шәфкать туташлары эше буенча баш белгече Алена Габдракипова һәм Яр Чаллының шәфкать туташлары эше буенча баш белгече Екатерина Шадрина сәламләде.

ТР ССМ РКОДның саркома төркеменең җитәкчесе, КДМА травматология һәм хирургия кафедрасы доценты Илдар Сафин Улан-Удэ шәһ. АМЯХдә медицина учреждениесенең белгечләре белән бергә уникаль операцияне уздырды. Пациентка углерод имплантаты куелды, аның белән бот сөягенең зарарланган өлеше алмаштырылды.

«Экстремизмга-юк!» айлыгы чикләрендә №16 ШКХдә 1 сентябрьдән башлап 13на кадәр «Без террорга каршы!» дигән балалар рәсеме бәйгесен уздырдылар. Бәйгегә йомгак ясау көненә кадәр 16нчы номерлы ШКХ сырхауханәсенең фойесында кергән эшләрнең күргәзмәсе оештырылды. Анда катнашырга 12 яшькә кадәр рәссамнар чакырылды.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә «ТКҮРКПХ»ДАССУнең беренчел профсоюз оешмасының отчет-сайлау конференциясе булды.

Беренчел профсоюз оешмасында торучы ТКҮРКПХнең 70кә якын хезмәткәре профсоюз комитеты рәисен якындагы биш елга сайлады. Рәис итеп өченче тапкыр рәттән Рәзидә Шәмсетдинова сайланды.

Пациентларның куркынычсызлыгы – ул медицина ярдәмен күрсәтүнең төп принцибы. Пациентларның куркынычсызлыгын сәламәтлек саклауның төп приоритеты буларак танып, Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясенең 72нче сессиясе чикләрендә 194 ил 17 сентябрьне Бөтендөнья пациентларның куркынычсызлыгы көне дип игълан иттеләр.

Бөтендөнья пациентның куркынычсызлыгы көненең максаты – пациентларның куркынычсызлыгы турында глобаль хәбәрдарлыкны арттыру һәм пациентларның үзләренең, аларның туганнарының, пациентларның мәнфәгатьләрен яклаучы төрле оешмаларның гамәлләрендә халыкара бердәмлекне хуплау.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан 2019 елда «Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көненә» багышланган чаралар планы расланды.

Россия Федерациясендә агымдагы елның төп шигаре: «Куркынычсызлык культурасы – һәркемнең җаваплылыгы».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International