ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Хәтер кабинетында табиб-невролог Илшат Хәмз улы Хәйруллин кабул итә. Пациентларның хәтеренә һәм башка когнитив функцияләренә бәя Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә башкарыла. Казан федераль университетының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы һәм «Клиник лингвистика» ФТЛ хезмәткәрләре Университет клиникасының табиб-неврологлары белән берлектә диагностик сораштыруларны татар теленә күчерделәр, аларны адаптацияләүне гамәлгә ашырдылар. Белгечләр хәтерне һәм башка когнитив функцияләрне бәяләү пациентның туган телендә үткәрелергә тиеш дип ышаналар.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Гомерен сәламәтлек саклау системасында эшләүгә багышлаган Рәисә Салих кызы Заятдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният сараенда Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Травматология һәм эндопротезлау федераль үзәгендә (Чабаксар шәһәре) «Эре буыннарны эндопротезлауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән XI Регионара конференция узды. Чарага ел саен табиб-травматолог-ортопедлар һәм буыннарны эндопротезлау өлкәсендә белем диапазонын киңәйтергә теләгән барлык кешеләр чакырылалар.

КБМҮ балалар сырхауханәсенең хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең 12нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерының катнашучылары арасында «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм» викторинасын үткәрделәр.

Республика клиник хастаханәсе коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен – Медицина хезмәткәре көнен һәм ел саен үткәрелә торган «Сабантуй» халык бәйрәмен билгеләп үтте.

25-26 июльдә Мәскәүдә "Сәламәтлек саклау учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге: финанс резервларны, сакчыл җитештерүне ачыклау, практик тәкъдимнәр" дигән семинар узачак.

Кирәкле мәгълүмат +7-915-449-80-90 телефоны буенча.

21-23 июньдә Санкт-Петербург шәһәрендә «Кан тамырлары хирургиясенә һәм флебологиягә югары технологияләр кертү» дигән XXXV Халыкара кан тамырлары хирургларының конференциясе узды. Конференциядә 7нче номерлы хастаханәнең кан тамырлары хирургиясе бүлегенең табиблары (бүлек мөдире Илдар Гали улы Хәлилов) катнаштылар. «Ишемик инсультның иң көчле чорын дәвалауда каротидлы эндартерэктомияне гамәлгә кертү» дигән доклад белән бүлек табибы Наил Ринат улы Закирҗанов чыгыш ясады.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 24 июнендә 66нчы яшендә авырудан соң Татарстан Республикасының Атказанган табибы, югары квалификацион категорияле табиб Игорь Юрьевич Баранов вафат булды.

Бүген Казанда Регионара клиник-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге палатасында математика буенча Бердәм дәүләт имтиханы уздыру пункты ачылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International