Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан дәүләт медицина университетына һәм Казан дәүләт медицина академиясенә максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага керүгә конкурс игълан итә.
«БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советы Президиумының Милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме Казан шәһәренең дәвалау-профилактика учреждениеләренә килеп китте.
Казан шәһ. 16 нчы номерлы ШКХ Бала табу йортына Эмори Университеты (АКШ) педиатрия департаментының перинаталь медицина белгечләре делегациясе килеп китте.
Беренче тапкыр Татарстанда Республика клиник хастаханәсендә трансораль эндоскопик тиреоидэктомия уңышлы башкарылды.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Казан шәһәренең дәвалау-профилактика учреждениеләре табиблары һәм урта медицина хезмәткәрләре, урта махсус уку йортларының педагоглары һәм медицина пунктлары мөдирләре өчен тәмәкегә каршы һәм алкогольгә каршы пропаганда, шулай ук яшьләр арасында наркомания таралуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча методик семинар оештырдылар.
Казанга «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советы Президиумының Милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме эш визиты белән килде. Төркем составында: КОБЗЕВ Юрий Викторович – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты әгъзасы, КРУГЛЫЙ Владимир Игоревич – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, ФӘРРАХОВ Айрат Зәкиевич – РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, МЕНДЕЛЕВИЧ Борис Давыдович – РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты.
Визит кысаларында төркем Казан шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә, Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә, шулай ук ТР ССМ БРКХ "Азино" сырхауханәсенә барачак.
БРКХ коллективы пиратлар утравында Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтте.
Түбән Камада Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм концерты Халык иҗаты йортында узды. Медицина җәмәгатьчелеген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады.
Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан «Гомуми эш» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының вәкиле белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәге табиблары ТР буенча РФ ҖҮФХБИнең Уку үзәге тыңлаучылары өчен наркоманияне профилактикалау буенча видеолекторий үткәрделәр.
Түбән Камада псориаз белән яшәүче пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбе ачылды. Беренче очрашу тире-венерология диспансерында узды.