26 июньдә Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәзерге заман медицинасында остазлык мәсьәләсенең актуальлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР ССМ Эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов, ТР ССМ ветераннар оешмасы рәисе Наил Садыйков, ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, шулай ук Республика медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм министрлыкның хезмәткәрләре катнаштылар.
Биектау ҮРХ җирлегендә «Хәлсезләнгән өлкән яшьтәге кешеләрне карауны оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Санкт-Петербургта «Кан тамырлары хирургиясенә һәм флебологиягә югары технологияләр кертү» дигән Россия ангиологлар һәм кан тамырлары хирурглары җәмгыятенең XXXV Халыкара конференциясе узды. Конференциядә кан тамырлары һәм рентгенэндоваскуляр хирургия белән шөгыльләнүче Россия бүлекләренең еллык рейтингы басылды.
«Татар-информ» МАда Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә – 26 июнь көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова Горки-Әмәт урманына килеп, паркта ял итү белән бәйле геморрагик бизгәк белән авырулар очракларының теркәлмәвен хәбәр итте.
21 июньдә Алабуга районында «Медицина хезмәткәре көне» һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Зал тамашачылар белән тулы иде, алар арасында медицина ветераннары да, яшь белгечләр дә, практик табиблар да бар иде.
Казан ДМУ педиатрия факультетын тәмамлаучылар укуны тәмамлау турында дипломнар алдылар. Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.
2019 елның 27 июнендә «6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ җирлегендә Гемофилия мәктәбенең семинары узачак, анда Татарстан Республикасының баш штаттан тыш гематологы Кунст Михаил Александр улы, Россия онкогематологлар җәмгыяте әгъзасы һәм Россия онкологлар җәмгыяте әгъзасы Осипова Илсөя Вәгыйз кызы, Бөтенроссия гемофилия җәмгыяте вәкилләре катнашачаклар.
"ТР ССМ РКОХ" ДАССУнең табиб-офтальмологы, «Алгарыш» программасының Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты җиңүчесе Минхузина Элина Ленар кызы LIONS EYE INSTITUTE FOR TRANSPLANT AND RESEARCH фәнни-тикшеренү институтында (Тампа шәһ., Флорида, АКШ) 3 айлык стажировка узды.