Европа иммунизация атнасы чикләрендә «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУнең Перинаталь үзәгендә бала тудыру йортында вакцинациягә булышлык күрсәтү акциясе узды. Бу көнне үз баласына прививка ясарга ризалык биргән әниләр тантаналы чыгару вакытында сабыйның беренче прививкалары язган прививка сертификатын алдылар, һәм нык иммунитет символы буларак яшел тасма да алдылар. Йөрәк дигән зур курчак ата-аналарны бала туу белән котлады.
European Society for Paediatric Urology (ESPU) форумы ел саен бөтен дөнья белгечләрен җыя һәм балалар урологлары-андрологлары өчен елның иң мөһим дөньяви вакыйгаларының берсе булып тора. Татарстан делегациясенә Балалар Республика клиник хастаханәсенең белгечләре: профессор Наил Әкрәмов, м. ф. к. Айдар Закиров һәм м. ф. к. Рәшит Байбиков керделәр.
Һәр елны апрельнең соңгы атнасында билгеләп үтелә торган Бөтендөнья иммунизация атналыгы кешеләрне теләсә кайсы яшьтә авырулардан яклау өчен вакциналар куллануда кызыксындыруга юнәлдерелгән. Иммунизация ел саен миллионлаган тормышны саклап калырга мөмкинлек бирә һәм дөньяда сәламәтлек саклау өлкәсендә иң уңышлы һәм икътисади нәтиҗәле чараларның берсе буларак киң таныла. Шуңа да карамастан, бүген дөньяда 20 миллионга якын бала прививканы бөтенләй ясатмаган яки җитәрлек дәрәҗәдә прививкалар белән колачланмаган.
Аучылык, урманда йөрү, пикниклар һәм ... талпаннар сезоны җитә. Табигатькә чыккач, үз иминлегең турында кайгыртырга кирәк. Талпан тешләвеннән ничек сакланырга икәнлеге турында табиблар сөйли.
24 апрельдә Кабан күленең яры буенда халыкның сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлеген арттыру буенча флешмоб узды.
11.00 сәгатькә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:
Түбән Кама шәһәрендә янгында 5 зыян күргән кеше ТР ССМ РКХдә ята. Шуларның 3се – авыр хәлдә реанимация бүлегендә, 2се – пешү бүлегендә. 2 кеше – Башкортстан Республикасында яшәүчеләр кичә Уфа шеһеренә озатылды. Түбән Кама ҮРХдә 5 зыян күргән кеше ята. Барысы уңай динамика белән уртача авыр хәлдә. Бер кеше Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә калып тора.
Бүген Кан үзәгендә Казан федераль университеты студентларының актив катнашуы белән «Игелек диңгезе!» акциясе узды.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (БСГБ) – бөернең һәм башка органнарның кечкенә кан тамырлары зарарлануы белән була торган авыр йогышлы авыру ул.
20 апрельдә «#СалагаИгелек» Бөтенроссия акциясе кысаларында Чистай медицина училищесының волонтер-медиклары Чистай Выселкасында булдылар. Бер көн эчендә волонтерлар Чистай Выселкасы ФАПында берничә акция уздырдылар. Артериаль кан басымын, буйны һәм авырлыкны үлчәү пункты оештырылды. Авыл халкы алдан хәбәр ителгән иде һәм чират көтәргә кирәк булмасын өчен аларны төрле вакытка чакырдылар.
2019 елның 23 апрелендә 10: 15 сәгатькә халәт буенча ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.