9 октябрьдә, дүшәмбедә, 11.00 сәг. «Татар-информ» МА Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә туры китерелгән пресс-конференция булачак. Журналистлар сорауларына медицина фәннәре докторы, КДМУның психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире Кәүсәр Яхин, медицина фәннәре кандидаты, «Сердәш 129» медицина психологик хезмәтенең җитәкчесе Юрий Калмыков һәм медицина фәннәре кандидаты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-белгече Татьяна Гурьянова җавап бирәчәкләр.