26 октябрьдә Корстонда Бөтенроссия «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән шәфкать туташларының конгрессы ачылачак. Ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Профессиональ медицина оешмалары союзы булышлыкларында Татарстан Республикасы Шәфкать туташлары ассоциациясе һәм «Казан Экспо» белән оештырылган.