Балалар республика клиник хастаханәсендә кечкенә пациентларның ата-аналары катнашкан «Чыгу мәктәбе» узды. БРКХнең балалар травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков ата-аналарга өйдә, урамда, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, спорт белән шөгыльләнү вакытында, юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар җәрәхәтләренең иң еш булган сәбәпләре турында сөйләде. Ул җәрәхәтләр белән куркыныч хәлләрне булдырмауның мөһимлегенә игътибар итте.