2017 елның 18 октябрендә Әлмәтнең сәламәтлек саклау идарәсенең актлар залында Татарстан Республикасы балаларына педиатрия ярдәмен күрсәтү сыйфатын яхшырту, табиб педиатрларның һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү максаты белән «Хәзерге заман педиатриянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш учреждениеләренең педиатрлары һәм неонатологлары катнаштылар.