Бүген Республика кан үзәгендә «Язны игелектән башла!» донор акциясе узды. Ул берьюлы ике вакыйгага – Россиядә 20 апрельдә уздырыла торган Милли донор көненә һәм Язгы игелек атнасына туры китерелде. Акциядә катнашучылар Казан федераль университетының студентлары булдылар, алар тормыш өчен кирәкле компонентлар белән уртаклашырга дип зур төркем белән килделәр. Килүчеләр санында стажы булган донорлар да, бу игелекле эшне беренче тапкыр хәл итүче кешеләр дә булды. Акция йомгаклары буенча кан банкы 14 литрга тулыланды. Донорлар аркасында сәламәтлек саклау учреждениеләрендә авыр операцияләрдән соң пациентларга, бала табучы хатын-кызларга һәм яңа туган балаларга ярдәм күрсәтеләчәк. Акция Казан федераль университеты белән бергә узды.