Казанда Халыкара «Ми аврулары: XXI гасырның каршы килүе» дигән яшь галимнәрнең конференция-мәктәбе узачак

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Халыкара «Ми аврулары: XXI гасырның каршы килүе» дигән яшь галимнәрнең конференция-мәктәбе Казанда (КДМУ, Бутлеров урамы, 49) 2018 елның 16 маенда узачак. Чарада  фундаменталь һәм гамәли нейрофәннәр өлкәсендә россия һәм чит ил әйдәүче галимнәре катнашачак. Конференция чикләрендә яшь галимнәрнең лекцияләре, докладлары, нейрофәннәр өлкәсендә төп фәнни мәсьәләләр турында дискуссия булачаклар. Докладчылар булып Россия, Бөек Британия һәм Франция университетларыннан әйдәүче белгечләре чыгышлар ясаячаклар. Төп мәсьәләләр арасында ми авырулары үсешенең молекуляр, күзәнәк һәм генетик механизмлары турында, ми авыруларын дәвалауның яңа алымнарын эшләү, хайваннарда неврологик бозылуларны эксперименталь модельләштерү, шулай ук нейрофәннәр өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International