Республика СПИД үзәгенең белгечләре Халыкара «ВИЧ-йогышының көнүзәк мәсьәләләре. ВИЧ-йогышы белән балаларның сәламәтлекләрен саклау» дигән фәнни-гамәли конференциясендә катнашалар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Бу көннәрдә Санкт-Петербургта Халыкара «ВИЧ-йогышының көнүзәк мәсьәләләре. ВИЧ-йогышы белән балаларның сәламәтлекләрен саклау» дигән фәнни-гамәли конференциясе уза. Чара «Россиядә балачакның унъеллыгы»  программасын тормышка ашыру кысаларында катнаш өлкәләрнең киң спектрының россия һәм чит ил белгечләре арасында тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу максаты белән уза. Конференциядә катнашучылар төп мәсьәләләр арасында ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик хәл, профилактиканың көнүзәк  мәсьәләләре, диагностикалауга һәм дәвалауга хәзерге заман карашлары,  ВИЧ-йогышы белән балаларга ярдәм күрсәткәндә юридик аспектлар турында фикер алышачаклар. Конференциядә Республика СПИД үзәгенең баш табибы Нияз Гәлиуллин, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International