2018 елның 14 маеннан башлап 20 маена кадәр Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә туры китерелгән Бөтенроссия «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе уза. Бу акция кысаларында Татарстанда ВИЧ-йогышы турында халыкны мәгълүматлаштыруны арттыру максаты белән «Казан–Яшел Үзән–Чистай–Казан» автомобильләр ярышы планлаштырылган. Акция көннәрендә республиканың катнашучы шәһәрләрендә мобиль пунктлар урнаштырачаклар, анда ВИЧ-йогышына экспресс-тест үткәреләчәк, моннан тыш, тестны узганчы һәм узганнан соң медицина психологының консультациясен алырга мөмкин булачак. Автомобильләр ярышын оештыручылары – Татарстан Республикасының «Профилактика һәм инициатива» региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика СПИД үзәге.