Бу көннәрдә Татарстан башкаласында V юбилей халыкара маммопластика мәктәбе уза. Өч көнгә Казан сөт бизенең реконструктив, пластик һәм эстетик хирургиясендә камиллеккә омтылган хирурглар-маммологарның, онкологларның һәм пластик хирургларның очрашу урыны булды. Мәктәп эшендә Россиянең 30 регионыннан һәм БДБ илләреннән 500дән артык кеше катнаша.