Югары Ослан районында шәфкать туташларын хөрмәтләделәр

2018 елның 12 мае, шимбә

2018 елның 11 маенда, Халыкара шәфкать туташлары көненә каршы, Югары Ослан муниципаль районында шушы искиткитәрлек бәйрәмгә багышланган чара булды.

Сәнгатьләрнең балалар мәктәбе сәхнәсендә «Югары Ослан үзәк район хастаханәсе» ДАССУ өлкән шәфкать туташларының һөнәри осталык конкурсы узды.

«Һөнәргә бирелгәнлек өчен» номинациясендә гинекология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Галина Сёмина диплом белән бүләкләнде.

ҮРХ педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Алсу Гильмутдинова «Игелекле йөрәкләр һөнәре» номинациясендә, сырхауханәнең өлкән шәфкать туташы Марина Машина «Медицина һәм иҗат» номинациясендә, хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Зоя Николаева «Минем һөнәрем – минем омтылышым» номинациясендә бүләкләнделәр.

Өлкән шәфкать туташлары конкурсында хастаханәнең терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ирина Баканова җиңүче дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International