Татарстанда «ашыгыч ярдәм» автомобильләрен йөртүчеләрне хәзерләү буенча тренинглар ачып җибәрделәр

2018 елның 18 мае, җомга

Казанда куркынычсыз йөртү осталыгына, шул исәптән чикләнгән киңлектә, 300 шоферны укытачаклар. Татарстан Республикасында ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр өчен тренингларны Ford Sollers компаниясе белән партнерлыкта «Куркынычлыктан башка хәрәкәт» эксперт үзәге оештырдылар. Дөньякүләм дәрәҗәле экспертлар тарафыннан махсус автомобильләр транспортының йөртүчеләре өчен махсус эшләп чыгарылган укыту медицина ярдәмен күрсәтү хезмәтенең сыйфатын яхшыртырга һәм өстәмә иминлек белән тәэмин итәргә булышачак. Тренингларның интенсив программасы теоретик һәм гамәли дәресләрне тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International