Арчада пульмонологлар өчен конференция узачак

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның  2 июлендә Арчада «Пульмонология: рекомендацияләрнең типик хаталарын һәм тайпылышларын тикшерү» дигән районара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференция эшендә Арча, Биектау, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Әтнә, Питрәч районнарының табиблары катнашачаклар. Конференциянең максаты – сулыш системасының иң мөһим авырулары буенча Россия Респиратор җәмгыяте рекомендацияләренең төп нигезләмәләрен тәкъдим итү, клиник очракларны тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International