Дәүләт думасында симерү һәм кирәгеннән артык авырлык белән көрәш проблемалары турында фикер алыштылар

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Дәүләт думасында Сәламәтлек саклау буенча комитет Россия Федерациясендә азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, симерү һәм кирәгеннән артык авырлык белән көрәш проблемалары турында фикер алышты. Утырышта Республика медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Римма Сәип кызы Садыйкова катнашты. Фикер алышуга РФ сәламәтлек саклау министрлыгының, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең, махсуслаштырылган фәнни-тикшеренү институтларының депутатлары һәм җитәкчеләре, әйдәп баручы фәнни медицина тикшеренү үзәкләренең вәкилләре чакырылган иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International