Мамадыш районында колопроктология буенча Республика фәнни-гамәли конференциясе үтте

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Мамадыш районында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының  баш белгеч-колопроктологы,  КДМУның хирургия авырулары кафедрасының профессоры О. Ю. Карпухин рәислегендә «Колопроктологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстанның табиблары- хирурглары, колопроктологлары катнаштылар.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Мамадыш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Д. Ф. Хаҗиев мөрәҗәгать итте. Мамадыш район хастаханәсенең хирургия бүлегенең мөдире Б. Р. Арсланов Мамадыш муниципаль районының хирургия хезмәтенең эшчәнлегенең 2017 ел эчендәге йомгаклары һәм аны үстерү перспективалары  турында сөйләде.

Конференция кысаларында Мамадыш үзәк хастаханәсенең баш табибы казан колопроктологларының делегациясен хастаханәнең төп бүлекчәләре белән таныштырды, Мамадыш районы медицинасының тарихы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International