Иртәгә, 30нчы майда 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» МАда FIFA 2018 футболы буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә сәламәтлек саклау системасының әзерлегенә багышланган пресс-конференция узачак.
Чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Казан шәһ. FIFA футболы буенча ярышларның баш табибы Арслан Вәлиев катнашачаклар.
«Татар-информ» МАның сайтында пресс-конференциянең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Теләүчеләр онлайн-видеога комментарияләрдә сораулар бирә алачаклар, WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына. ММЧ күрсәтергә кирәк.
ММЧ аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча уза.