Казанда FIFA 2018 футболы буенча Дөнья чемпионатында 325 медицина хезмәткәре эшләячәк

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Бу хакта бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Татар-информ» МАда узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Министр урынбасары сөйләгәнчә, стационар һәм махсуслаштырылган, шул санда югары технологияле, медицина ярдәме күрсәтү өчен FIFA төп госпитальләре булып «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ,  Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ билгеләнгәннәр, алар белән «Россия-2018» Оргкомитеты» АКБО арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.

«Медицина белән тәэмин итү үткәрелгән FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогы матчларын һәм медицина ярдәме күрсәтүнең күләмен исәпкә алып охшаш рәвештә оештырылачак», – дип билгеләде Илдар Фатыйхов.

Барлыгы Чемпионатны медицина белән тәэмин итүдә 325 кеше катнашачак, алардан төп составта 277 кеше, резервта - 48.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International