31 майда «Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлекне кайтар 2018» акциясе старт ала

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Бөтендөнья тәмәкесез көне алдыннан шифаханә-курорт учреждениеләрендә «Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлекне кайтар 2018» дигән Республика медицина профилактика үзәгенең акциясе старт ала.

Акция 2018 елның 31 августына кадәр барачак. Ул барлык теләүчеләргә зарарлы гадәттән – тәмәкедән котылу юлына басарга булышачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары авыруларына – артериаль гипертониягә, инсультка, инфарктка китерергә мөмкин.

Теркәлгәннән соң акциянең катнашучылары артыннан дәвалаучы табиб, шәфкать туташы һәм табиб-кардиолог караячаклар. Катнашучыларның үзләреннән ихтыяр көче һәм тәмәке тартуны ташлау теләге көтелә. Аларга көн саен сәламәтлек халәте турында язулар ясарга кирәк булган үзеңне контрольдә тоту көндәлеген алып бару тәкъдим ителәчәк. Бу көндәлек һәм табиб нәтиҗәсе акция дәвамында тәмәке тартудан баш тартуның дәлиле булачак.

Акция – халыкның киң катлауларын  тәмәке тартуга бәйле булудан баш тарту һәм сәламәтлекне саклау буенча актив гамәлләргә җәлеп итү буенча нәтиҗәле чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International