Бүген Бөтендөнья тәмәкесез көне билгеләп үтелә

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Белгечләр билгеләп үткәнчә, бөтен дөньяда тәмәке йөрәкнең сәламәтлеген куркыныч астына куя. Шуңа күрә быел Бөтендөнья тәмәкесез көнендә бөтен дөньяда кешеләр йөрәгенең һәм кан тамырларының сәламәтлегенә күрсәткән тәмәкенең йогынтысына аерым игътибар бирелә.

Тәмәкене куллану йөрәктә ишемик авыруларның, инсультның һәм кан тамырларының периферик авыруының үсеше куркынычларының иң мөһим факторларының берсе булып тора.

Кызганычка каршы, тәмәкенең йөрәк сәламәтлеге өчен танылган зарарлы йогынтысына һәм шуның белән бәйле үлем санын һәм авырулар санын киметү өчен чараларның булуына карамастан, кешеләрнең зур саны тәмәке йөрәк-кан тамырлары авыруларын әйдәп баручы сәбәпләренең берсе булуы турында белмиләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International