Горький исемендәге паркта балалар өчен «Галиҗанәп теш щеткасы» акциясе узды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Казанның Горький исемендәге паркында 5нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсе, Казан дәүләт медицина университетының «Сәламәт елмаюлар» дигән волонтерлар хәрәкәте белән оештырылды.

Акция кысаларында табиблар уен формасында балаларга ничек дөрес итеп авыз куышлыгы артыннан карарга, тешләрне чистартырга, нинди ризыклар файдалы, нинди гигиена чаралары бар һәм никадәр еш стоматологка барырга кирәк икәнен сөйләделәр. Балалар авыз куышлыгы турында лекцияне кызыксынып тыңладылар, үзләренең тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм, әлбәттә, истәлекле һәм файдалы бүләкләр алырга бәхетле булдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International