Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсына йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бүләкләү тантанасын Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ачты. «Республика «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» конкурсы 11 ел үткәрелүе эчендә тармак өчен искиткеч матур бәйрәмгә әйләнде. Мин ышанам, барыбыз бергә, бердәм команда булып, без намус белән алдыбызга куелган бурычларны үтәячәкбез һәм максатларга ирешәчәкбез. Хөрмәтле коллегалар, сезне котларга рөхсәт итегез! Сезгә сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф, көч-куәт телим, пациентлар сезгә әйтсеннәр: “Рәхмәт сезгә, доктор”» – дип, ул билгеләде.