РКХ Перинаталь үзәгенең яңа туган балалар реанимациясе һәм интенсив терапиясе бүлегендә стериль шартларда эремәләрне катнаштыру системасы - Компаундер технологиясе буенча укыту узды. Укытуны «IMF неонатология өчен инфузион системалар» менеджеры Лорета Дейнеко-Миллутат җитәкчелегендә Германия һәм Россия вәкилләре үткәрделәр.
Укытуларда бүлек мөдире М. Г. Фәттахов, акушерлык физиология бүлегенең мөдире С. В. Гобәйдуллина, эпидемиология бүлегенең мөдире Н.Е.Когуашвили, перинаталь үзәкнең баш акушеры З. Р. Әхмәтшин, бүлекнең өлкән шәфкать туташы С. Е. Иванов һәм яңа туган балалар реанимациясе һәм интенсив терапия бүлегенең шәфкать туташлары катнаштылар.
Сәламәтлек саклауда инновацион технологияләрне куллану медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлеген арттыра!