Бу көннәрдә Татарстанда балаларның сын-гәүдәләре бозылуның профилактикасына багышланган тематик ункөнлек уза.
Ункөнлек кысаларында республиканың медицина учреждениеләрендә балалар һәм аларның ата-аналары өчен чаралар уза. Шулай итеп, Чистай районының 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең педиатрия бүлегендә тематик чара – иртә яшьтәге балаларда сын-гәүдә бозылуның профилактикасына багышланган балалар һәм аларның ата-аналары өчен лекцияләр уздылар.